Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Терлекләр тук булыр дип шатланып эшлибез”

Район басуларында кыр эшләре бер минутка да тукталып тормый.

(12 июль, “Апастово-информ”).


Йомралы җирлегенең Идрәз бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә һәр көннең кадерен белеп, кышкы чорга терлек азыгы әзерлиләр. Эш ике сменада оештырылган. Хезмәткәрләр кайнар ризык белән тәэмин ителгәннәр. Бар техника да эшкә җәлеп ителгән.
“Хәзерге вакытта механизаторларыбыз, хезмәтчәннәребез сенаж салу эшен башкаралар. Машиналар бер-бер артлы яшел массаны ташып тора. Эш бер минутка да тукталмый. Бүгенге көндә барлыгы 4500 тонна сенаж салынды. Көннәр матур торгач тоткарлыклар юк. Бер сенаж базын ябып, кышка әзерләп тә куйдык. Хәзерге вакытта икенче базны тутырып киләбез. Идрәз бүлекчәсендә күпьеллык үләннәр 700 гектар мәйданны тәшкил итә. Максатыбыз - ун көн эчендә 7000 тоннага якын сенаж әзерләү. Узган ел белән чагыштырганда быел уңыш аеруча мул булды. Сенаждан тыш, печән дә җитәрлек әзерләнде. Терлекләребезгә азык җитә дип сөенеп эшлибез, - дип таныштырды Идрәз бүлекчәсе идарәчесе Рәис абый Салихов.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев