Тәүгелде егете Фәнис Әкбәров “Фендт” тракторында җир әзерли
Тәүгелде егете Фәнис Әкбәров “Фендт” тракторында чәчкечләргә җир әзерләп бара. Чирмешән мәктәбендә укыган елларда ук тракторга укый ул.
Аннан Әвганстант җирендә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, Казанга китеп эшкә урнаша. Ничек кенә булмасын авыл тормышы аны үзенә тарта. Фиданиясе белән өйләнешкәч туган авылына әйләнеп кайталар. – Мин җир кешесе. Утыз елга якын туган җиремдә басу-кырлар иңләү үзе зур бәхет. Балалар, оныклар уңышларына шатланып, 86 яшендәге әниебезне хөрмәтләп яшибез. Иң беренче Алтай тракторына утырдым, аннан ДТ иде, 15 ел инде менә “Фендт” исемле тимер атым белән җир эшкәртәм. Ел саен тракторымны МТК да карап, ясап бирәләр. Анда эшләүче егеләргә дә олы рәхмәтемне ирештерәм, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев