Акхуҗада яшәүче Гомәр абый Курамшин шулай ук тәҗрибәле шоферларның берсе. Аны да кырда еш очратабыз. 47 елдан бирле туган ягыбызга тугры хезмәт итә ул.
(12 октябрь, «Апастово-информ»)
- Гомер буе руль артында. Яратып эшлим. Читкә китү турында уйга да килмәде. Техника үзенә тартып, күңел җилкенеп тора. Техникадан аерыласы килми. “ГАЗ-51” дә эшли башлаганда 20 яшьлек егет кенә идем. Шул еллар эчендә 4 техникада эшләргә туры килде. “КамАЗ”га утыруга да шактый еллар узган, - ди Гомәр абый.
Нет комментариев