Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урак – 2021

Югары Акхуҗа авылында яшәүче Ринат Абый Латыйпов – бар гомерен Апас ягына багышлаган Балтач егете.

(30 июль, "Апастово-информ")


Апас ягына юллама белән инженер булып килгән ул һәм биредә төпләнеп тә калган. 30 елга якын инженер вазифасын башкарган. Инде лаеклы ялга чыккач та, тынгысыз йөрәге өйдә генә утырырга ирек бирмәгән. Ринат абый бүген “ЗИЛ-131“ машинасы белән иминлек сагында. “Апас-мол“ агрофирмасының Югары Акхуҗа бүлекчәсе кырларын, техникаларны янгын куркынычыннан саклый.
– Машинам 1991 елгы. Шулай да сынатканы юк. Эшебездә төрле чаклар була. Уялык та, тәвәккәллек тә кирәк. Ялда булсам да, берләшмәгә булышасым килә. Кешене бит хезмәт яшәтә дә, яшәртә дә, – диде Ринат абый.
Хезмәт мәйданы тынып тормый. Җитәкче-белгечләр, хезмәткәрләр – барысы да бер максатта эшли. Игеннәрне вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев