ВОЛОНТЕРЛАР ЯРДӘМГӘ АШЫГА
"Рассвет" социаль ярдәм итү үзәге патранажлыгында нәкъ бер ел элек "Ничек яшисең ветеран?" дип исемләнгән волонтер хәрәкәте оештырылды. Әлеге хәрәкәт эшендә Апас аграр көллиятенең 11 укучысы катнаша. Көллиятнең төрле курсларында һәм группаларында укучы егет-кызларны бер үк максат берләштерә. Җәмгыятькә файдалы булу, ярдәмгә мохтаҗларга шәфкать кулы сузу, мәрхәмәтлелек эшенә үз өлешен...
Волонтерлар Руслан Халиков, Илнар Җантимеров, Айрат Вәлиуллов, Фәнис Галимуллин, Дамир Шәяхмәтов, Илнур Хәкимҗанов, Ләйсән Гарифуллина, Ландыш Исмәгыйлева, Ранис Җәләлиев, Константин Павлов һәм Алмаз Сафин үзләрендә зур җаваплылык тоеп, өлкәннәргә теләп ярдәм итәләр. Бу көннәрдә генә дә алар Апаста яшәүче 9 Бөек Ватан сугышы ветеранының, 20 ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешенең хәлләрен белеп, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Бакча казу, кышка утын әзерләү, йорт җирен тәртипкә китерү кебек эшләр егет һәм кызлар өчен бер дә кыен түгел. Ветераннарның, өлкәннәрнең аздан да күңелләре була. Башкарылган эшләрдән канәгать калып, аеруча үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәттән күңелләре тулып, зур рәхмәт хисләрен җиткерәләр алар. Волонтерлар шулай ук гаилә һәм шәхес мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән эстафеталарда, төрле конкурсларда, уеннарда теләп катнашалар. Мисал өчен "Һәрвакыт булсын кояш!", "Исәнме, җәй!", "Үз хокукларыңны бел!" акцияләрендә алар башлап йөрүчеләр һәм иң активлар булдылар. "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә дә алар көтеп алынган кунак.
Ләйсән Гайфетдинова,
"Рассвет" балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм итү үзәге хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев