Хезмәте авыр – җимеше татлы
Багыш авылында яшәүче Альбина һәм Наил Гыйләҗевлар да тормышларын җиңеләйтү өчен бар тырышлыгын куялар.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Аларның хуҗалыкларында бүгенге көндә биш баш савым сыеры, алты баш яшь бозау һәм дүрт баш тайлары бар. Җәй айларында терлекләре 20ләп баш булган. Савым сыерларыннан 140шар литр сөт тапшырганнар.
“Авылда яшәп терлек асрамыйча булмый инде ул. Көнебез шул мал-туар арасында үтә. Эш көнебез дүртенче яртыда башлана, тәмам кичкә кадәр аяк өстендә без. Иртәнге сәгать биштә сөтне алып китәләр. Көн дәвамында да малкайларымнан аерылмыйм, азыкларын барлап, асларын карап торам. Ирем белән бергә эшлибез, ул фермада эштә булганда хезмәт миңа кала. Бер җайга салынгач бер дә кыенлыгы юк. Улыбыз Динар да булыша, кызыбыз Алинә әле кечерәк. Олы балалар Яшел Үзән шәһәрендә яшиләр. Бар тырышлыгыбыз да алар хакына”, - дип сөйли Альбина бозауларын сыйпап.
Тулырак “Йолдыз” битләрендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев