Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яхшылык җирдә ятмас, саваплы гамәл онытылмас

Язын район кунагы булган Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Татарстан Дини Нәзарәте, “Зәкәт” Хәйрия фонды Апас мәчетләре белән эшлекле элемтәне өзми.

Алар чакыруы буенча, кичә район Мөслимәләр Берлеге җитәкчесе Мәрьям Хәйрова, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев Казаннан бер машина Хәйрия бүләге төяп кайттылар. Үзбәкстанның бер билгеле компаниясе җитештергән 1 яшьтән 18 яшькәчә балалар өс һәм аяк киемнәре җыелмасында 500 гә якын комплект бар. Авыл җирлекләре, авыл мәчетләре, җирле мөслимәләр Советлары тапшырган исемлекләр нигезендә алар һәр авыл буенча, кемнең нинди дин тотуына карамыйча гадел итеп бүленде. 2 августта күп балалы һәм ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләр Апасның “Рамазан” мәчетенә чакырылды. Алар өчен мәчеттә иганәчеләр ярдәме белән Хәйрия чәй табыны оештырылды.

Татарстан Дини Нәзарәте, “Зәкәт” Фонды бүләкләрен тапшыру тантанасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты. Бүләкләргә бик сөенгән сабыйлар, әниләр һәм дәү әниләргә саулык-сәламәтлек, тигезлек һәм иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев