Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

ЯЗМЫШТА ЯЗЫЛГАННЫ...

"Күргән-белгәннәргә сә­лам әйтегез", - дип яшь тулы моңсу күзләре белән озатып калдылар безне Карт­лар йортларында тәрбияләнүче райондашларыбыз. Игелекле, күркәм гадәткә тугры калып Яңа ел бәйрәме алдыннан Апас муниципаль район башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация кабат Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарында урнашкан Картлар йортларында булып райондашларыбызга район...

үргән-белгәннәргә сә­лам әйтегез", - дип яшь тулы моңсу күзләре белән озатып калдылар безне Карт­лар йортларында тәрбияләнүче райондашларыбыз. Игелекле, күркәм гадәткә тугры калып Яңа ел бәйрәме алдыннан Апас муниципаль район башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация кабат Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарында урнашкан Картлар йортларында булып райондашларыбызга район башлыгы исеменнән күч­тәнәчләр һәм котлау отк­рыткалары тапшырып кайт­тык. 17 кеше, 17 язмыш. Матур, якты бүл­мәләрдә яши алар, тик...

Буа шәһәрендәге Картлар йортында 27 яшьтән 99 яшькә кадәрге 120 кеше тәрбияләнә икән. Безнекеләр унике биредә. Әй, сөенештеләр алар безне күргәч. "Көттек, бик көттек" дип елашып та алдылар. Тамаклары да тук аларның, табыннарында ризыклары да җитәрлек. Кемнеңдер игътибарына, аркасыннан сөеп "хәлең ничек, әби җаным" диюлә­ренә генә мохтаҗ алар. Авылдашларын, күрше­ләрен сорашалар, яшь чакларын искә алалар.

Сагынулары йөзләренә сарылган. Тыныч күңелдән алар белән аралашуы бик авыр, елмаерга тырышып игътибарларын бизәлгән чыршыга, матур күлмәк­ләренә, чәчәкле яулыкларына юнәлтәбез. Без киләсен белгәч бик җыенганнар, дулкынланганнар алар. Һич кенә дә аерыласылары, җибәрәселәре килми. Дүртиле авылыннан Наһар апа Вәлиева узган елдагыча яшь чакларын, үзе җиккән атны сорашты. Аннан йөрәкләрне әрнетеп җырлап та җибәрде:

Быел урак ура алмадым

Сабан басуларында.

Әллә бәхетем актымы икән

Язгы кар суларында.

Кеше хәлен кеше белми,

Ярар, бәгърем, уты сүнми.

Кәгамнәрдән кеше үлми

Әҗәлләр үк ирешмәсә...

Дәүләкидән Нәфисә апа, Балтайдан Фәйрүзә апа, Карабайдан Шәмсенур апа, Йомралыдан Мәрьям апалар белгәннәрен укып дога кылдылар. "Безнең хәер-фатиха белән исән-сау йөрегез" дип изге теләкләрен юлладылар, бер иркенләп сөйләшеп, серләшеп утырасы иде" дип тә өстәделәр. Шыгайдан килгән Фәрзәнә апа белән Чәтбаш кызы Эльмира биредә иң яшьләре бугай. Кызганыч, бик тә кызганыч. Тик картлар әйтмешли, һәркем язмышында язылганны күрәдер инде. Картлар йортының социаль эшләр буенча белгече Резеда Мөхәммәтҗанова биредә тәрбияләнүче 12 райондашыбыздан канәгать. "Бик тәртиплеләр алар, башкалардан аерылып торалар. Якын кешеләре дә юк аларның. Бездә бит балалары китереп куеп, "онытылган" өлкәннәр дә җитәрлек. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр китерү апаслыларда гына. Райондашларыгызны сабый баладай сөендергәнегез өчен чын йөрәгемнән рәхмәт әйтәм, алар бит һәр көн кемнедер көтеп яшиләр", - диде ул. Тәтеш, Югары Ослан Картлар йортларында яшәүчеләр дә үзләренә булган игьтибардан канәгать калдылар, котлау открыткаларын бүлмәдәшләре алдында горурланып кабат-кабат укыттылар. Район социаль яклау идарәсе белгече Динара Таирова матур теләкләрне күп итеп ирештереп укыды. Картлар йортында яшәүче һәр кешене бәйрәм белән тәбрикләдек без. Өмет катыш моңсу күзләре белән карап торган өлкән кеше яныннан битараф кына узып китеп булмый. Кайбычтагы Картлар йортында тәрбияләнүче Мөзәянә апа Моталлапова да безне күргәч әй, сөенде. Алдагы көнне генә бирегә Казан шәһәреннән волонтерлар килеп концерт куеп, күчтәнәчләре белән өлкәннәрне сөендереп киткән булганнар. Биредә яңа эшли башлаган җитәкче Фидаил Гарәфетдинов һәрдаим булышып торучы спонсорларга, мәктәп укучыларына рәхмәтле.

Адәм баласы җиргә бәхетле булу өчен туа. Һәм һәркайсыбыз яшәү дәверендә шуңа омтылабыз. Тик язмыш бөтенесен үзенчә хәл итә. Ә шулай да олыгайган көндә иң зур бәхет - үз нигезеңдә, якыннарың янәшәсендә яшәүдер. Якыннарыгызны югалтмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Картлар йорты дом престарелых язмыш