Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Йомралы иген кырларына комбайннар керде

Йомралы бүлекчәсе комбайнчысы Әнәс Гизамов икенче ел инде урак эшләрендә катнаша.

-Былтыргы урак бик истә калды. Безнең экипажга басуга җитәкчеләр килеп кыр премиясе дә тапшырдылар. Инде быел да исән имин, уңышлы итеп эшләргә, премияләр алырга насыйп булсын,-ди ул

Рамазан Гашыйгуллин, әтиле-уллы Илфат белән Риназ Сәмигуллиннар өчен бу көтеп алган чираттагы урак чоры. Риназ үзе Казан югары уку йортларының берсендә укый.

-Студент елларым менә шулай җәйләрен әти белән кырда бер экипаж булып эшләвем белән истә калачак,-ди булачак энергетик. -Әти янында миңа рәхәт, әти белән кырлар иңләү күңелемә бик якын.

Идрәз машина-трактор паркы мөдире Ирек Сәмигуллин авылдашларының һәм техниканың кырда сынатмавына нык ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев