Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Мәдәният хезмәткәрләре дә өлкәннәрне хөрмәтләүне үзләренең бурычлары дип санадылар. Иң элек "Сүнмәс дәрт", "Сердәш", "Тылсымлы энә" клублары әгъзалары район үзәк китапханәсенә чакыру алдылар. Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оештырылган бу кичәдә алар күрештеләр, сөйләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар, киләсе очрашуларга планнар төзеделәр, максатлар билгеләделәр, данлыклы якташларыбызның иҗатлары, тормыш юллары белән таныштылар, сорау-җавапларда...

Мәдәният хезмәткәрләре дә өлкәннәрне хөрмәтләүне үзләренең бурычлары дип санадылар. Иң элек "Сүнмәс дәрт", "Сердәш", "Тылсымлы энә" клублары әгъзалары район үзәк китапханәсенә чакыру алдылар. Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оештырылган бу кичәдә алар күрештеләр, сөйләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар, киләсе очрашуларга планнар төзеделәр, максатлар билгеләделәр, данлыклы якташларыбызның иҗатлары, тормыш юллары белән таныштылар, сорау-җавапларда катнаштылар, тәмләп чәйләр эчтеләр. Алар арасында нәфис сүз осталары, җырчылар, иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Ялкынлы чыгышлар тынып тормады, гүя бу көнне китапханәгә яшьлек үзе кайтты.

Мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйлар өчен дә тагын бер кабат күрешү, очрашу көне билгеләнде. Алар мәдәният йортының фойесында мул сыйлы табыннар артына җыелдылар. Әдәбият-сәнгатькә гашыйк мәдәният хезмәткәрләре җыелган җирдә, әлбәттә инде, күңелсезләнергә урын калмады. Алар җырлаштылар, биештеләр, күңел ачтылар, рәхмәт хисләрен җиткерделәр, яшь буын көче белән әзерләнгән концерт номерлары карадылар. Очрашуларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров катнашты һәм өлкәннәргә иң изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада пожилых встреча ветеранов