Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яхшылык эшлә һәм савап ал

Районда иң төзек, чисталар рәтендә Кече, Зур Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары зиратлары да бар. Хәер, бу якларда чишмәләргә дә игътибар зур, авыллар халкы арасында иманлы, "туып-үскән, яшәгән җирем" дип җан атып яшәүчеләр бик күп. Читтә яшәсәләр дә, Гаеткә, бәйрәмнәргә, ялга кайткач, шушы изге вә саваплы эшләрне башкару өчен мул...

Районда иң төзек, чисталар рәтендә Кече, Зур Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары зиратлары да бар. Хәер, бу якларда чишмәләргә дә игътибар зур, авыллар халкы арасында иманлы, "туып-үскән, яшәгән җирем" дип җан атып яшәүчеләр бик күп. Читтә яшәсәләр дә, Гаеткә, бәйрәмнәргә, ялга кайткач, шушы изге вә саваплы эшләрне башкару өчен мул итеп сәдакасын биреп китүчеләр дә бихисап бу якларда. Төп оештыручылар - мәхәлләләр активы, мәчет картлары авыл җирлеге исә халыкның бу омтылышын хуплый гына.

Районда чисталык икеайлыгы да бу якларда бик оешкан төстә башланып китте. Халык һәм мәчет кассасы акчаларына Кече Күккүз авылы зираты тирәсе моннан ике ел элек үк инде тимер-бетон яңа койма белән әйләндереп алынган иде. Түбән Барыш авылы зираты койма-капкалары да быелгы Гает бәйрәменә тулысынча яңартылды. Бүген төп төзелеш һәм төзекләндерү эшләре Зур Күккүз авылы зиратында дәвам итә. Авыл мәчете имамы Хаҗиәхмәт Кәлимуллин сүзләренчә, төсле калай рәшәткәле койманың гомуми озынлыгы ике чакрым чамасы. Авыл ягындагы өлешендә төп эшләр моннан бер-ике ел элек башкарылган, хәзер өмәләр аның мәктәп ягында бара.

- Авылдашлар, авылыбыз кияүләре абыйлы-энеле Габделхак һәм Айрат Җиһаншиннар, Айрат Гыйззәтуллин, Илһам Хәлилуллин, Рафис Мөбәрәкшин, Шамил Галиуллин, Нурхәт Хәбибуллин, Айрат Таһиров, Тәфкил Сафин, мәрхүм авылдашыбыз Әхәт Тимербаевның балалары Дания, Назирә, Марат һәм башка бик күпләргә аеруча рәхмәтлебез, бу изге эшкә аларның гаиләләре зур өлеш керттеләр. Төзелеш, зират өстен чистартуда Нияз Яруллин, Альберт Зәйнуллин, Равил Шәфигуллин, Рифат Камалов, Илдар Әскаров, Данис Хәмитов, Фирдүс Гайнетдинов даими катнашалар. Динар Мотыйгуллин, Динар Яруллин, Нәҗип Юнысов, Илгиз Габидуллин, Рифгать Гатауллин да изге, саваплы эшләрдән читтә калмыйлар. Кирәк-яраклар туплангач, зиратта тагын бер зур өмә үткәрергә ниятләп куйдык, анысында да халык бердәм булыр, шәт, иншаллаһ, - ди мәчет мөәзине Мөнир Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство