Зур Болгаер авылы халкы сөенечле мизгелләр кичерә.
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
Биредә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды – “Чиста су” программасы буенча 5 километрдан артык озынлыкта су трубалары алыштырылды. Яңа башнялар утыртылды. Әлеге эшне Ринат Миначев җитәкчелегендәге “Альтаир-1” оешмасы уңышлы башкарып чыкты.
“Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә авылыбызның һәр йортына чиста, тәмле су килде. Бу программа өчен, бөтен авыл халкы исеменнән Республикабыз рәисенә, район башлыгына, “Альтаир-1” оешмасына, әлеге эшләрне сыйфатлы итеп башкарып чыгаручы һәммә кешегә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип сөенечен уртаклашты Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Нет комментариев