Апаста Абдулла Алиш бюсты ачылды
Апаста танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә
Районга килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында Абдулла Алиш бюсты ачылды. Ул район үзәк китапханәсе каршында Шәүкәт Галиев бюсты янында урын алган. Авторы – Вячеслав Носов. Әлеге бюстны ачу тантанасында Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сункишева, Азат Сункишев һәм Илдар Алишев та катнашты. Апас урта мәктәбенең Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 10 А классы укучылары да тантананың шаһиты булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев