Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары булды

Апас мәдәният йорты фойесында өлкәннәр ункөнлеге программасы нигезендә инде 15 ел рәттән уздырылучы шашка-шахмат уеннарында егермедән артык шашка-шахмат сөючеләр катнаша.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аны ачу тантанасында  һәркемгә җиңү теләде. Район спорт һәм яшьләр эше комитеты, район, Апас ветераннар Советлары, район пенсионерлар берлеге җитәкчелеге бу чарага бик җитди әзерләнгән. Апас аграр көллияте ашханәсе хезмәткәрләре турнирда катнашучыларны кайнар коймаклы чәй табыны әзерләп, көллият студентлары ярышка килүче өлкән яшьтәгеләрне зур кунак итеп каршылады. Турнир шартлары буенча җиңүчеләргә Диплом-Грамота, истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасына сез дә килегез!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев