Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апаста төзелеш һәм капиталь төзекләндерү эшләре тикшерелде

Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов Апас районында алып барылучы төзелеш һәм капиталь төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Ул район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Апас туган якны өйрәнү музеенда, Апас урта мәктәбендә һәм Коштавылы мәдәният йортында булды. Шулай ук Латыйпов Кадыйр бай йортында алып барылучы реставрация эшләрен дә карады. Объектларда башкарылган эшләр бәяләнде, төзелешнең темпы һәм сыйфаты тикшерелде.


Очрашу барышында төзелеш эшләренең график нигезендә алып барылуы билгеләп үтелде. Подрядчы оешмаларга эшнең сыйфатын тәэмин итеп, объектларны билгеләнгән вакытта файдалануга тапшыру бурычы куелды.


Апаста XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында төзелгән мәдәни мирас объекты - Латыйпов Кадыйр бай йорты яңартыла. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләренең якынча 35 проценты үтәлгән. 


“Түбә ябыла, кирпеч фасад торгызыла, тәрәзә һәм ишекләр яңартыла, нигезләре ныгытыла. Шулай ук иске авария хәлендәге янкорма сүтелде, аның урынында яңа кирпеч янкорма һәм тышкы баскыч төзелә. Объекттагы эшләрне ноябрь уртасында тәмамлау планлаштырыла”, - дип сөйләде баш белгеч Ленар Ганалиев.


Музейның төп бинасында да яңарту эшләре актив бара. Түбә тулысынча яңартылган, фасадны тышлау һәм эчке бизәү эшләре тәмамлану алдында. Бүгенге көндә эшләрнең якынча 80 проценты башкарылган. Төзелеш-монтаж эшләрен октябрь аенда төгәлләү күздә тотыла. 2027нче елда музей заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, яңа экспозицияләр урнаштырылачак.


Коштавылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре дә ахырына якынлаша. Биредә инженерлык челтәрләре тулысынча яңартылган, эчке һәм тышкы эшләр тәмамланган, брусчатка җәелгән. Мәдәният йорты заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә 100 урынлык тамаша залы, китапханә, грим бүлмәсе һәм музей эшләячәк. Объектны 27 августта ачу планлаштырыла.
Коштавылы мәдәният йорты 1987нче елда төзелгән, соңгы тапкыр 2010нчы елда төзекләндерелгән.


- Мәдәният йортыбыз шактый искергән иде. Яңа шартларда эшләү турында күптән хыяллана идек. Бүген бинабызны танырлык та түгел - заманча, матур һәм уңайлы булды. Биредә китапханә дә булачак. Авыл халкы өчен бу - зур бүләк, - ди мәдәният йорты мөдире Тәскирә Хафизова.


Апас урта мәктәбендә дә капиталь яңарту эшләре план нигезендә бара. Биредә төп эшләр инде төгәлләнгән. Быел бинаның фасады җылытылган, цоколь өлеше яңартылган, ашханәгә ремонт ясалган, җылыту һәм электр системалары алыштырылган. Хәзер аз токлы челтәрләрне урнаштыру эшләрен төгәллисе генә калган. Шулай итеп, объекттагы капиталь яңарту эшләре тәмамлану алдында. Төзүчеләр билгеләнгән график буенча эшли һәм объектларны вакытында файдалануга тапшырырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев