МӨҺИМ ТЕМА рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урта Биябашта – яңа бина ачылды
Урта Биябаш авылында яңа күпфункцияле үзәк төзелде. Ул тантаналы төстә ишекләрен дә ачты.
-
1 гыйнвардан кемнәрнең хезмәт хакы арта?
Юрист Виноградов 1 гыйнвардан укытучылар һәм табибларның хезмәт хакы артачагын әйткән.
-
“Хезмәт һәм уртак максат – гаиләбез кыйммәте”
Танай-Турай авылында гомер кичерүче Бикбаевлар гаиләсе күпләргә таныш. 60 елдан артык бер уйда булып, яшәүче Марс абый һәм Фәнилә апа Бикбаевлар салган гаилә юлын бүген уллары Марат һәм киленнәре Ләйсән лаеклы дәвам итә.
-
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне
Ул бер генә көн белән чикләнми: 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ункөнлеген үткәрү гадәткә керде.
-
Онытырга хакыбыз юк!
Апаста Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
-
Районда тарихи вакыйга: Апасның яңа урамына Шәүкәт Галиев исеме бирелде
Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән якташыбыз, Татарстанның Халык шагыйре Шәүкәт Галиевның исеме мәңгеләштерелде. Яңа урамга танылган якташыбызның исеме бирелде һәм истәлек тактасы куелды
-
Апаста балалар хокуклары турында сөйләштеләр
20 ноябрь - Бөтендөнья балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә Апас аграр көллияте студентлары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.
-
Районда “Зур этнографик диктант” яздылар
Районда “Зур этнографик диктант” яздылар
-
Районда өйрәнүләр узачак
3-4 октябрьдә районда гадәттән тыш хәлләр булган очракта гражданлык оборонасы хезмәте һәм эвакуация органнарының дөрес һәм бердәм хәрәкәт итүләрен сынау максатыннан өйрәнүләр узачак.
-
Апаста янгын сүндерү гидрантлары тикшерелә
Җирлекләрдә су гидрантларын кышкы чорга әзерләү эшләре бара.
-
Апаста шәхси эшмәкәрләр очрашты
Эшлекле очрашу “Кече һәм урта бизнес һәм шәхси эшмәкәрлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
-
Апаста “Милләтләр кроссы-2023” узды
“Милләтләр кроссы -2023”нең иң өлкән катнашучысы 85 яшьлек Рәшит абый Шәйхиев, иң яше 2 яшьлек Ранель Мотыйгуллин булды.
-
Әгъзам бабай Садыйков: “Дәрәҗәле булып гомер итәм”
Күкшем авылында яшәүче Әгъзам бабай Садыйков 90 яшьлеген балалары, якыннары янәшәсендә көр күңел белән каршы алды. Бабайны район башлыгы исеменнән башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлады. Шулай ук юбилярга авыл җирлеге һәм “Нур” хуҗалыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.
-
«Хатыным бала белән мине ташлап чыгып китте...»
«Ирләрнең гаиләсен ташлап качуы турында күп языла монда. Кызганыч, андый адымга ирләр генә түгел, хатыннар да бара. Әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Өнемме бу, төшемме?..
-
31 август – ветеринария хезмәткәрләре көне
Ул - иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.