Апас районында бер машинада законсыз алкогольле эчемлек табыла
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас районында бер машинада законсыз алкогольле эчемлек табыла

Район автоинспекторлары үткәргән чираттагы “Тоннель“ операциясе вакытында бер җиңел автомашина салонында 21,7 литр күләмендә алкогольле эчемлек табыла.

Машина хуҗасының бу продукциягә тиешле, товарның законлы булуын дәлилләүче документлары булмавы ачыклана. Составында спирт булган продукция бу очракны тикшереп, чара күрү өчен “Госалкоголь“ инспекциясенә тапшырыла.


Нет комментариев