Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апасның юл сакчылары “Иң яхшы экипаж” исеменә лаек

Республика күләмендә квартал саен юл куркынычсызлыгын тәэмин итү эшчәнлегенә нәтиҗә ясала һәм “Иң яхшы экипаж”, “Иң яхшы участок инспекторы” билгеләнә.

(25 май, “Апастово-информ”).


Апас районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе республика күләмендә, үз категорияләрендә иң яхшы экипаж булып танылды. Административ закончалыкларны үтәтү буенча инспектор Айрат Әминов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы Әнис Гобәйдуллинның эше мактауга лаек булды.

“Әлеге экипаж тырышлыгы белән агымдагы елның өч аенда 630 юл кагыйдәсен бозучы ачыкланган. Аек булмаган хәлдә руль артына утырган 7 шоферга беркетмә төзелгән”, - диде ЮХИДИ ветераннар Советы җитәкчесе Владимир Савкин.

Егетләргә Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге ветераннар берләшмәсе җәмәгать оешмасы тарафыннан Сертификат һәм вымпел тапшырылды.

Шулай ук Әнис Гобәйдуллин һөнәри осталыгы, нәтиҗәле эше өчен, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин боерыгы белән истәлекле күкрәк билгесенә лаек булды. Әлеге бүләкне район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин тапшырды.

Җитәкче Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге ветераннар берләшмәсе җәмәгать оешмасына рәхмәт әйтеп, һәрчак юл сагында торырга, иминлек сакларга әзер булуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев