Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Фәнис Галәветдинов призларына бильярд ярышлары узды

2007-2017 елларда район башлыгы призларына районкүләм бильярд ярышларда чемпион калган, район авылларын газлы итүдә үзеннән зур өлеш керткән, Борнашта туып-үскән 53 яшлек эшмәкәр Фәнис Галәветдинов үз Кубок-призларына 2010 елдан башлап Апасның бильярд уенын сөючеләр өчен аерым турнир үткәрүне гадәт итте.

Аның иганәчелегенә бу ярышлар авылларда да үткәне булды. 15 мартта район мәдәният йортының билярд залында ике өстәлдә 10-70 яшлек утыздан артык спортның шушы төрен сөючеләр арасында иң көчле уенчыларны ачыклау ярышы ачылды. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм иганәчегә апаслылар исеменнән олы рәхмәтен белдерде. Киң күңелле эшмәкәр, иганәче Фәнис Галәветдиновның җиңүчеләргә Кубогы, бик саллы бүләкләре, медальләре һәм Грамоталар да бар. Алар турында аерым хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев