Каратун мәдәният йортында район имамнарының чираттагы җыены узды
Районыбызның дин әһелләре чираттагы җыенда үсеп килүче яшь буынга дини тәрбия бирү, иманлы, кешелекле итеп тәрбияләү һәм татар халкына хас булган милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырып, саклап калу хакында фикер алыштылар.
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова катнашты. Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге ветераннар советы өлкәннәре “Серле сандык“ дип исемләнгән эчтәлекле һәм тәрбияви чара тәкъдим иттеләр. Авыл мәчетендә дин белеме алучы балаларның һәм “Гөлчәчәк“ нәниләренең чыгышы да һәркемнең күңелендә зур тәэсирләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев