Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар киңәшмәгә җыелды

Бүген район хакимиятендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр һәм район авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үтте.

Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фатрахманов катнашты, чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар барышында кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 
Рафия Галләмова шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше белән 18 елдан бирле шөгыльләнә. Бүгенгесе көндә ул Дәвеш, Коштавылы, Черкен авылларында шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. 
– Эш көнем иртәнге дүрттән башлана. Иң элек үз хуҗалыгымдагы сыерларны савам. Аннан хезмәткә чыгып китәм. Халык белән аңлашып эшлибез. Эшебез бик җаваплы,–ди ул. 
Авыл тормышын мал-туардан башка күз алдына да китереп булмый. Биредә яшәүче халык өстәмә керемне ит, сөт сатудан ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев