Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йомралыда чишмә көне

Олы эшнең башында торучы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев

Авыл уртасындагы күл янәшәсендге “Ачу чыгышы” тарихы Йомралының борынгы риваятләрендә болайрак шәйләнә:

-Имештер, өйдә нәрсәгәдер бик ачуы чыккан чакларда тынычлану өчен берәү бакча башындагы камышлыкка менеп, ачуы онытылып басылганчы җир казый торган булган. Шул җирдән бераздан мул, тәмле сулы чишмә юлы ачкан. Икенчесе болайрак:-борынгы заманнарда иген үстерү өчен чытырманлыкта алан ачып, бик сусап урманнан кайтып килүче Йомрал атлы егет шушы җирдә туктап ял иткәндә, чабатасы астыннан чишмә тибеп чыга, авыл үзе, исеме дә шулай барлыкка килә, имеш...

8 сентябрьдә Йомралы халкы, күпсанлы кунаклар авыл күлен туендырып торучы шушы бик тә борынгы тарихлы, былтыр тазартылып, бетон кое куелган, быел инде матур итеп  йорты төзелгән, ярлары төзекләндерелгән “Ачу чыгышы” чишмәсен яңадан ачу вакыйгасы шаһиты булды. Бу чарада район башкарма комитеты комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, башка дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Алдан ук әйтеп кую бик урынлы булыр-бу олы эшнең башында торучы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев шушы авылда туып-үскән игелекле егет. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Муратов, авыл мәчете имамы Госман хәзрәт һәм башкалар аңа һәм аның башлангычын күтәреп алган, хәлчә үз өлешен керткән мәчет картлары, эшмәкәрләр, барлык киң күңелле авылдашларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Яңартылган чишмә ачылу тантанасына Апас, Казан һәм күрше Тәтеш районнары үзешчәннәре дә килгән иде, көне буе чишмә ярындагы сәхнәдән авыл өстенә җыр-моң сирпелде. Каршы як ярда ышык урынга төзелгән бик уңайлы, амфитеатр рәвешендәге утыргычларда ак калфаклы, камзуллы авыл акъәбиләре, абзый-бабайлар, әни-бәбиләргә дә урын бик иркен иде. Яр башындагы балалар мәйданчыгында нинди генә аттракционнар юк, сабыйлар рәхәтләнделәр шунда уйнап. Апас үзәк музее директоры Рәмис Ногманов, сәнгатъ мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге район тальянчылар ансамбле, авыл курайчысы Камил Гайнетдинов чыгышлары исә бәйрәмнең аерым бер бизәге булды.

Районның “Свияга” агрофирмасы чишмә ачу тантанасына килүчеләр өчен мул сыйлы, кыймак-пылаулы табын корган иде. Бу җирдән дә халык өзелмәде. Санап карасаң, бу көнне бәйрәм чараларында 300 ләп кеше катнашты. Казан “ТНВ” каналы иҗат төркеме бу вакыйга турында аерым, күләмле репортаж әзерләде.

-Минем, чордашларымның балачагы, үсмер елларыбыз шушы чишмә белән бәйле. Шушында каз-үрдәк бәпкәләре сакладык, су коендык, җиләк җыйдык. Ерак дип тормадык, фермадан ат чанасы алып килеп, шушында кышын тау шудык. Шул ерак балачагыбыз хатирәсен яңарту, авылдашларыма матур үрнәк күрсәтү ниятемнең тормышка ашуына гаиләбез белән чиксез шат мин бүген,-ди Рөстәм Мингазиев. -Тик бу эшнең яртысы гына әле, чишмә күлен ләмнән чистарту, тирәнәйтеп, ярларын тагын да матурлау хыялыбыз бар. Авылдашларым белән бергәләшеп монысын да хәл итәрлек кенә көчебез бар, дип саныйм. Иң мөһиме, бергәләшеп үзебез булдырган матурлыкны саклый да белик, кадерле йомралылар!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев