Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның тагын 7 гаиләсе Ана капиталы сертификатына ия булды

ЗАГС бинасында кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Әниләр арасында икенче һәм өченче бәләкәчләрен алып кайтучылар бар иде. Рйон пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров сүзләренчә, бүгенге көндә 1030 гаилә ана капиталына ия булган, аларның 850се аны максатчан файдаланган да инде. Бүген сертификатның...

ЗАГС бинасында кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Әниләр арасында икенче һәм өченче бәләкәчләрен алып кайтучылар бар иде.

Рйон пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров сүзләренчә, бүгенге көндә 1030 гаилә ана капиталына ия булган, аларның 850се аны максатчан файдаланган да инде. Бүген сертификатның күләме - 453 мең 26 сум. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина да бәхетле әниләргә изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маткапитал Апастово