Ак халатлы игелек ияләренә район башлыгы Айрат Җиһаншинның котлауларын район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җиткерде.
-Медицина югары һөнәри осталык, олы йөрәк, нык ихтыяр көче таләп итә. Районда һәрберегез халык сәламәтлеген саклау өлкәсенә зур өлеш кертәсез. Без үзебезнең табиблар, шәфкать туташлары, барлык хезмәткәрләр белән горурланабыз. Сез һөнәрегезгә тугры калып хезмәт итәсез, нинди генә кыен хәлләр булса да, ярдәмгә ашыгасыз, - диде җитәкче.
Медицина хезмәткәрләре бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр кабул иттеләр. Алар өчен район мәдәният хезмәткәрләре матур җырлар яңгыратты, биюләр башкарды.
Районның баш табибы Алевтина Керимова коллективның һәр кешесенә хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Кичә барышында иң-иңнәр дә билгеле булды. Сәламәтлеген ныгытучылар иң югары бәя куйган хезмәткәрләр кубоклар алды.
Иң яхшы поликлиника табибы – Гөлсинә Гайнуллина.
Иң яхшы стационар табиб – Нияз Әхмәтҗанов.
Иң яхшы өлкән шәфкать туташы – Рәисә Идиятова.
Иң яхшы шәфкать туташы – Лилия Гатауллина.
Халык сәламәтлеге сагында торучы хезмәткәрләр район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин исеменнән дә хөрмәтләнде.
Нет комментариев