Кыш Бабай поезды Казанга 14 декабрьдә килер дип көтелә.
Бу кышта ул Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан барлыгы 11 шәһәрдә тукталачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте.
«Бу – Горький магистралендә әлеге состав йөри башлаганнан бирле рекордлы сандагы тукталыш», – диелә хәбәрдә.

Быел Кыш Бабай поезды Россия буенча алтынчы сәяхәтенә юл тота: ул 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан кузгала һәм 63 көн дәвам итәчәк. Поезд барлыгы 24 мең чакрымга якын юл үтәчәк һәм 65 шәһәрдә булачак.
«Кыш Бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция. Аның алдында паровоз бара, ә составта кышкы тылсымчы белән очрашу өчен салон-кабул итү бүлмәсе, уеннар һәм квестлар өчен әкият авылы, Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сувенирлар кибете, чәй эчү өчен ресторан һәм буфет урнашкан», – дип сөйләде Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский.
Поезд тукталыш ясаган һәр шәһәр вокзалында артистлар катнашында балалар өчен анимацион программа оештырылачак.
Кыш Бабай поезды беренче тапкыр 2021 елның 5 декабрендә юлга чыккан иде. Биш ел эчендә ул 372 шәһәрдә булган һәм 128 мең чакрымнан артык юл үткән.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев