Җәмгыять һәм без

«Гаилә ипотекасы» ярдәме: 2026 елда 325 мең гаилә файдаланды

2026 елның башыннан Россиядә «Гаилә ипотекасы» программасыннан 325 мең гаилә файдаланган. «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле ил буенча мондый гаиләләр саны 870 меңнән артып киткән.

Бу саннар РФ вице-премьеры Татьяна Голикова үткәргән «Гаилә» илкүләм проекты буенча проект комитеты утырышында китерелде. Хөкүмәтнең матбугат хезмәте искәртеп үткәнчә, «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында барлыгы биш федераль проект гамәлгә ашырыла: «Гаиләгә ярдәм», «Аналар һәм балаларны саклау», «Күп балалы гаилә», «Өлкән буын» һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы».

Киңәшмәдә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, Мордовия Республикасы губернаторы һәм РФ Дәүләт советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссия рәисе Артем Здунов, шулай ук Сәламәтлек саклау, Фән һәм югары белем, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары һәм башка федераль ведомстволар вәкилләре катнаштылар.

Россиянең илкүләм проектлары — җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлтелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм максатларга ирешүнең һәм илнең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп юлларыннан берсе булып тора.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев