Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) табиблары эчәк чуалуы һәм эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге булган баланы коткарган.
ДРКБның авыруларны кабул итү бүлегенә корсак купкан һәм эчәге чыкмаган 8 яшьлек бала килгән. Тикшерү эчәклекнең газлар белән тулганлыгын күрсәткән, ә клизмадан соң эчәк бушану булмаган. Ашыгыч операция ясарга карар чыгарылган.
Операция вакытында белгечләр сукыр эчәкнең чуалуын ачыклаганнар – бу эчәкнең бер өлеше бөтерелә торган сирәк халәт. Мондый вакытта эчәкне кан белән тәэмин итүче кан тамырлары кысылырга мөмкин. Әгәр кан әйләнешен вакытында торгызмасаң, бу тукымаларның үлеп китүенә китерә ала.
Хирурглар эчәкнең зарарланган өлешен алып ташлаганнар, аннары калган сәламәт өлешләрен тоташтырганнар.
Бала операцияне катлаулануларсыз узган һәм ДРКБдан чыгарылган.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев