Янгын 24 июнь көнне кич белән Яр Чаллының Мәскәү проспектындагы тугыз катлы йортта булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
5 кв. метр мәйдандагы янгын өске каттагы фатирда булган. Мебель һәм телевизор янган. Подъезд тиз арада агулы төтен белән тулган. Вакыйга нәтиҗәсендә 79 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, ул яну продуктлары белән агуланудан 5-нче шәһәр хастаханәсенә алып кителгән.
Моннан тыш, газ-төтен саклау хезмәтенең гамәлләре аркасында, янәшә фатирда яшәүче ике баланы — ике яшьлек малайны һәм 12 яшьлек кыз баланы коткарып калганнар.
«Хәл критик иде: куе төтен сулыш алу мөмкинлеген бирми иде, шуңа күрә балаларны баскыч буйлап махсус битлекләрдә, кысылган һавалы сулыш аппаратларыннан эвакуацияләделәр. Бәхеткә, балалар зыян күрмәгән — аларны тикшерү өчен табибларга, ә аннары туганнарына тапшырдылар», — дип сөйләделәр агентлыкка ведомствода.
Вакыйга урынында Госпожнадзор белгечләре эшли. Алар янгын сәбәбен ачыклыйлар, ул, барлык ихтималлык белән, электр приборының гадәттән тыш эш режимы белән бәйле, дип өстәделәр ведомствода.
фото: скрин видео МЧС России
Нет комментариев