Сагынырлык булып истә калды Казан Сабантуйлары
Җәмгыять һәм без

Сагынырлык булып истә калды Казан Сабантуйлары

Казан шәһәренең Киров районындагы Аккош күленең урман-парк зонасында мили бәйрәм - Сабантуй узды.

Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация Сабантуй кунакларын үз мәйданчыгы, иҗат коллективларының концерт номерлары, һөнәрчелек мәйданчыклары белән каршы алды.

Кәргәзмәләрдә районыбызның тормыш-көнкүреше, милләтләр дуслыгы, һәр милләтнең ризыклары, гореф-гадәтләре чагылыш тапты. Мәйданчыкта Печән базары сурәтләнде. Әлеге базарда кәгазьгә төргән кыздырылган көнбагыштан башлап, кабартма, кош телләре, үлән чәйләре, кул токмачы һәм башкалар тәкъдим ителде.

Апаслыларның йортлары район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан татар халкының көнкүрешен чагылдырып бизәлгән. Милли хәзинә өлешендәге самавырлар тәмле сыйлардан авыз итеп, Апас чәен эчәргә чакырып торды.

–Печән базарының кечкенәртелгән вариантын алып килдек.  Ул 19 гасыр ахыры 20 гасыр башларында Казан каласында гөрләп барган, халкыбызның очрашу урыны булган. Печән базары тарихын сурәтләдек, көнкүреш товарларын куйдык, - ди район мәдәният йорты хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, кечкенә Апуш исә кунакларны “каршы алды”. Ул үзенең тормыш юлын сурәтләде. Печән базары, күргәзмәләр белән таныштырды. “Печән базары” сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады, халыкны каршы алды. Элекке чор киемнәре белән фотозона ясалды. Элеккеге базарны хәтерләтеп, бар мәйданчыкка печән җәелгән иде.

-Кечкенә Габдулла Печән базарында йөрергә яраткан. Үзенең дуслары Габдулла Кариев, Сәгыть Рәмиевлар белән очрашкан. Дуслары арасында якыннан аралашкан райондашыбыз Габдулла Хафизов да булган. Лавкаларда аның шигырьләре сатылган, - ди Айрат Гайнетдинов.

“Апас” мичендә пешкән кабартма исе бар болынга таралды. Бәйрәм кунаклары Апас кабартмаларыннан авыз итте. Сабантуйга килүчеләрне милли ризыклар әзерләүче өстәлләр дә җәлеп итте. Мәдәният хезмәткәрләре кош теле пешерү, токмач җәеп кисү,  үлән чәйләре пешерү, кабартма майлау серләре белән уртаклаштылар. Токмач кисәргә өйрәнеп китүчеләр дә булды.

-Без Татар Черкененнән. Коймак пешердек, бераз кабартма ясап алырга булдык. Бик тәмле була. Мич кабартмасы хәзер бик сирәк пешерелә, - диләр Лилия Галиуллина.

Келәм туку, йон эрләү җиһазлары да бар иде.

-Төрле вак-төякләр – төймә, каптыргычлар һәм башкаларны Печән базарына алып чыктык. Келәм туку өчен станок та бар. Ул кулдан ясалган. Суккан келәмнәр күргәзмәдә тора, - диде Үтәмештән Елена Сәлахова.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Марат Әхмәтов район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм мөхтәрәм кунаклар белән берлектә мәйданчыктагы экспозицияләр белән таныштылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Марат Әхмәтов “Апас” алъяпкычларын киеп кабартма пешереп тә карады. Аны кечкенә чактагы кебек, әниләре пешергән вакытларны искә алып олы мичкә тыкты.

Печән базарыннан төргәкләгән көнбагыш та табып була иде. Аны Иске Йомралыдан Резедә Гайнетдинова чуен табада кыздырды.

-Казан Сабан туенда катнашабыз. Башка еллардан аермалы буларак, һөнәребезне үзгәрттек. Симәнке кыздырып, бәйрәм кунакларына тәкъдим итәбез. Үзебезнең дә яшь вакытлар искә төшә, - ди ул.

Апаслылар кунакларны тәмле сыйлар, җыр-бию белән каршы алдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән гармунчылар күңелле җырлары, дәртле биюләре белән бар халыкны җәлеп иттеләр. Сабантуй кунаклары апаслыларга кушылып җырлады, биеде, милли уеннарда көч сынашты, рәхәтләнеп күңел ачты.

Көн дәвамында өстән яңгыр явып торса да, мәйданнан халык өзелмәде,  күңеле төшмәде. Алар утын ватып, утын кисеп, кадак кагып осталыкларын да сынады. Милли уеннардан капчыкта йөгерү, йомырка кабып чабу, капчык сугышы да оештырылды.

-Сабантуйга дип Тольятти шәһәреннән килдек. Яңгыр яуса да, кеше күп. Бар кеше бер булып бәйрәм итә, бик күңелле, - диде яшь гаилә.


Нет комментариев