Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 106 ел
Җәмгыять һәм без

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 106 ел

Хөрмәтле татарстанлылар, районыбыз халкы! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 106 еллыгы белән котлыйм.

1920 елның 25 июнендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты яшь автономиядә барлык хакимиятне татар халкының күренекле улы Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендәге Вакытлы Революция Комитетына тапшыра. Бу көн безнең республиканың шул ук елның 27 маенда тарихи Декрет белән игълан ителгән яңа дәүләт статусын гамәлгә кертү көне булып санала.

Татарстан бүген - икътисадый, мәдәни һәм рухи яктан илнең алдынгы төбәкләренең берсе. ТАССР оешу нәкъ менә шул ныклы нигез салынган көн булып тора. Республика  үсә, милли мөнәсәбәтләр дөрес юлга куела, күпмилләтле халык бердәм яши.

Туган көнең белән, Ватаныбыз!

Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев