Җәмгыять һәм без

Татарстанда тарихи блогерларның халыкара бәйгесе башланды

Татарстанда татар халкының, Татарстанның һәм татарлар тыгыз яшәгән төбәкләрнең тарихына игътибарны җәлеп итү максатыннан «Тарихи блогер» халыкара бәйгесе старт алды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Миллиард.Татар» интернет-басмасының баш мөхәррире Арслан Миңвәлиев сөйләде.

Спикер сүзләренчә, бәйге идеясе тарихи эчтәлеккә кызыксыну арту фонында туды.

Бәйгене оештыручылар булып «Миллиард.Татар» интернет-порталы редакциясе һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Татмедиа» АҖ ярдәмендә чыгыш ясый. Проектның партнеры итеп РФАнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты билгеләнде.

Бәйге 24 июньнән 24 июльгә кадәр узачак. Анда Россиянең һәм башка илләрнең 14 яшьтән 99 яшькә кадәрге яшәүчеләре катнаша ала.

Җиңүчеләр ике номинациядә – «Иң яхшы блогер» һәм «Иң яхшы видео»да билгеләнәчәк. Беренчесендә жюри татар халкы тарихын системалы рәвештә популярлаштыручы авторларны сайлаячак. Икенчесендә катнашучылар озынлыгы 59 секундка кадәр булган вертикаль видеоролик төшерергә тиеш.

Бәйге эшләре өчен берничә тема тәкъдим ителәчәк, алар арасында – һуннар һәм Төрки каганатлар, Бөек Болгар һәм Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Россия империясе составындагы татарлар һәм совет Татарстаны тарихы.
Гаризалар кабул итү 2026 елның 24 июленә кадәр дәвам итә. Видеолар tarihibloger@mail.ru адресына җибәрелә, анкета онлайн режимда тутырыла - https://forms.yandex.ru/u/6a18331ee010db7374b56d27/. Бәйге турындагы нигезләмә белән монда танышырга мөмкин.


Нет комментариев