Апаста дүртенче “Зәлидә” кичәсе үтте
Җәмгыять һәм без

Апаста дүртенче “Зәлидә” кичәсе үтте

Апаста 19 августта үткән дүртенче "Зәлидә" кичәсенә килүчеләрне Мәдәният йорты фойесына чакырдылар. -Алдан үткән ял-күңел ачу чарасындагы кебек монысында да халыкка кайнар чәй-коймаклы җыйнак табын әзерләп, Сабантуй халык уеннарын искә төшердек. Апасның "Садә", Биештән "Рябинушка", Черкеннән "Шурумпуч", Болынбалыкчыдан "Сердәш", Ишеево авыл җирлегенең гармунчылар, җырчылар һәм биючеләр ансамбле яңгырлы-җилле кичне оныттырып...

Апаста 19 августта үткән дүртенче "Зәлидә" кичәсенә килүчеләрне Мәдәният йорты фойесына чакырдылар.

-Алдан үткән ял-күңел ачу чарасындагы кебек монысында да халыкка кайнар чәй-коймаклы җыйнак табын әзерләп, Сабантуй халык уеннарын искә төшердек. Апасның "Садә", Биештән "Рябинушка", Черкеннән "Шурумпуч", Болынбалыкчыдан "Сердәш", Ишеево авыл җирлегенең гармунчылар, җырчылар һәм биючеләр ансамбле яңгырлы-җилле кичне оныттырып "Зәлидә" яратучыларны рәхәтләнеп ял иттерделәр. Кичәдә шулай ук районның барлык китапханәчеләре дә катнашып, аңа яңа төсмерләр өстәделәр. Бишенче район "Зәлидә" сен 26 августта да үткәрергә әзерләнәбез,-дип хәбәр итә вакытлыча Мәдәният йорты директоры вазифаларын башкаручы Гөлия Сәлахетдинова.


культурная жизнь Апастово

Нет комментариев