Щигә беренче нәрсә салырга: кәбестәме, әллә бәрәңгеме?
Җәмгыять һәм без

Щигә беренче нәрсә салырга: кәбестәме, әллә бәрәңгеме?

Кәбестәле аш – щи пешерү кагыйдәләре турында https://pg12.ru яза.

  Щи нигезе – яхшы шулпа. Итне кимендә 2-2,5 сәг кайнатырга кирәк, аңа ысланган әйберләр салып, аеруча хуш ис бирергә була.

  Әчетелгән кәбестә белән пешерсәгез, аны башта йомшарганчы томалап пешереп алыгыз.

  Әчетелгән кәбестә белән пешергәндә, әче тирәлек барлыкка килү сәбәпле, бәрәңгене алдан салырга кирәк.

  Чи кәбестәнең структурасына карап – бәрәңге белән яки бәрәңгедән соң салалар.

  Чи кәбестә белән пешергәндә, помидор салып җибәрсәң, әчкелт тәм бирә.

  Щигә тозны этаплап салалар. Башта – шулпага, аннары яшелчәләр салганда, аннары өстәлгә куяр алдыннан, диелә хәбәрдә.

 

  Чыганак:https://intertat.tatar/news/shhiga-berence-narsa-salyrga-kabestame-alla-barangeme-5868349

  Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/close-up-delicious-organic-cabbage_19118550.htm#fromView=search&page=1&position=29&uuid=145ece8c-b2ed-4f0d-a487-42f356ddf655


Нет комментариев