Шимбә көнне, 29 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар сизелерлек явым-төшемнәр фаразламый.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, көндез урыны белән 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы көндез +13…+18 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев