Җәй нинди булачак?
Русия синоптиклары үз фикерен белдерде.
Синоптиклар сүзләренчә, Русиянең үзәк һәм төньяк төбәкләрендә көчле яңгырлар һәм давыл булуы көтелә, бу басудагы чәчүлекләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Илебезнең көньяк төбәкләренә килгәндә, җәй дәвамында корылык фаразлана. Уралда температураның кискен үзгәрүе ихтимал.
Шунысы мөһим, экстремаль һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен өстәмә куркыныч тудыра, көчле яңгырлар чәчүлекләргә зыян китерү куркынычы тудыра. Корылык көнбагыш, бөртекле һәм башка культураларның уңышын киметәчәк. Шул ук вакытта мондый һава торышында корткычлар күләме артуы да ихтимал.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/budni/2025-02-12/y-nindi-bulachak-4117946
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев