Җәй нинди булыр?
Гидрометеорология үзәге Татарстанда апрель-сентябрь айларына һава торышын фаразлады, - дип яза “Татар-информ”.
(1 апрель, “Апастово-информ”).
Россия Гидрометеорология үзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорда температура һәм явым-төшемнәр фаразын тәкъдим итте. Фараз буенча, апрель климат нормасыннан җылырак булыр дип көтелә, ул +5,4 °C тәшкил итә, ә явым – төшем күләме гадәттәгегә якын-30 мм чамасы. Май, июнь һәм август айларында синоптиклар температура күпьеллык нормага якын булыр дип фаразлый, шул ук вакытта бу айларда явым-төшем дә уртача күрсәткечләргә якын булачак. Июльдә температура нормадан югарырак көтелә, ул +19,9 °C чамасы тәшкил итә, ә сентябрьдә, киресенчә, азрак явым – төшем булуы ихтимал (норма-48 мм чамасы).
Чыганак: "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев