Атна ахырына Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта
Бу атнада Татарстанда температура сизелерлек күтәреләчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
14 май төнендә явым-төшем көтелми. Әмма иртән һәм көндез көньяк-көнчыгыш циклонының атмосфера фронты якынаю сәбәпле, яңгыр, урыны белән уртача яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +7...+12, ә көндез +18...+23 градус җылы була.
Пәнҗешәмбе, 15 майда, төбәк атмосфера фронтының дулкын йогынтысында булачак – шул сәбәпле бераз яңгыр, кайбер җирләрдә уртача яңгыр явуы фаразлана. Көндез фронт күченү һәм атмосфера басымы үсү сәбәпле, яңгыр урыны белән генә явачак. Төнлә һава температурасы +5...+10, ә көндез +15...+20 градус була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 майда, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысына эләгә. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Көндез температура +19...+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдарак «Татар-информ» майның икенче декадасында республикада һава торышы климатик норма чигендә булачак,- дип хәбәр иткән иде.
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/atna-axyryna-tatarstanda-24-graduska-kadar-ylyta-5904518
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев