Атна уртасында Татарстанга яңгырлар килә
Атна уртасында Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк, әмма температура күрсәткечләре югары булып калачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге тараткан фаразда әйтелә.
Бүгенге көндә республикада антициклон тәэсирендә тыныч, коры һәм бик җылы һава торышы урнашкан. Төбәк буенча тәүлеклек уртача температуралар нормадан 6-9 градуска югарырак, 13 марттан башлап Казанда сигез температура рекорды ватылган.
Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 31 мартта һәм 1 апрельдә, югары басым кыры Татарстан территориясендә һава торышын билгеләүен дәвам итәчәк. Явым-төшемнәр көтелми. Төнлә термометрлар +4, -1 градуска кадәр төшәчәк (мартның соңгы көнендә көнчыгышта -5 градуска кадәр). Көндез һава +8…+16 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә, 2 апрельдә, явым-төшем ихтималы әле дә аз. Әмма иртән һәм көндез көньяк циклонының атмосфера фронты республикага яңгырлар алып киләчәк. Дымлы һава торышы килү салкынаю белән озатылмаячак: караңгы вакытта 0…+5 градус, якты вакытта +9…+14 градус көтелә.
Синоптикларның алдан алынган мәгълүматлары буенча, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 3, 4 һәм 5 апрельдә, төбәк территориясендә вакыт-вакыт кечкенә генә яңгырлар явуы мөмкин. Температура күрсәткечләре элеккечә диярлек: төнлә 0…+5 градус, көндез «нигездә» +9…+14 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев