Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Быел җәй нинди булыр?

24 май сынамышларын үтәп, моны белеп була!

24 май көнне кияүгә чыкмаган кызлар идән себермәсен, кияү булырга барлык кандидатларны тормышларыннан “себереп чыгарырга” мөмкиннәр.
Яңа эшне бүген башламавыгыз хәерле, уңышлы булмаска мөмкин.

24 май көнне кыйммәтле, зур әйберләр сатып алудан да тыелып торыгыз. Файдалы булмас.
Гашыйклар мәхәббәттә аңлашмасын! 24 май көнне мәхәббәтен аңлаткан кешене күңелсез җавап көтә икән...

Акчаларыгызны да санамый торыгыз.
Бурычка алмагыз да, бирмәгез дә. Гел бурычка батып яшәвегез мөмкин.

24 май көнне башкаларны үпкәләтмәгез, үзегез үпкәле булырга мөмкинсез.
Күңелегездә яшереп йөрткән хыялыгыз булса, аны беркемгә дә сөйләмәгез. Бу очракта ул тормышка ашар.

Ә җәй нинди булачагын ничек белергә, дисезме? Хатын-кызлар иртәгә тышка тастымал чыгарып элсен. Кичкә ул дымлы булса, җәй яңгырлы булыр. Тастымалыгыз кичкә коры булса, җәй дә коры булачак икән.

Автор: Ләйсән Якупова
Автор фотосы.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев