Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Гает көнендә Татарстанда һава торышының ничек буласын әйттеләр

Татарстанда бик җылы һава урнашты. Тәүлеклек уртача температура нормадан 5-7 градуска югары.

  Бүген – 28 мартта алмашынучан болытлы һава. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез термометрның терекөмеш баганасы +8…+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә көнбатыш районнарда аз гына яңгыр көтелә, һава температурасы +3…-2 градус тәшкил итәчәк.

  Ял көннәре – 29 һәм 30 мартта да республика антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем булмаячак. Һава температурасы көндез +9…+14 градуска кадәр җылыначак. Төнлә +2…-3, көнчыгыш районнарда урыны белән -7 градуска кадәр.

  Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 31 мартта һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Сишәмбе – 1 апрельдә көньяктан циклон якынлашу сәбәпле урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9…+14, төнлә -1…+3 градус күрсәтәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/166077/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/flowers_1175872.htm#fromView=search&page=1&position=37&uuid=72dbad53-ebbd-49bf-90a0-8d9c05fb48f1&query=солнечная

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев