Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

25 июльгә һава торышы һәм ай календаре

25 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +17..+22˚ градус.

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Кыяр, кабачки, помидорларның карт яфракларын, борычның уңыш бирми торган үрентеләрен өзеп ташларга кирәк. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестәне күбәләк кортына, кыярны пәрәвез талпанына, җимеш агачларын беткә каршы дарулар белән эшкәртергә кирәк.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/25-iyulga-hava-torysy-ham-ai-kalendare25-5867451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев