Һава торышы һәм ай календаре
13 мартка һава торышы һәм ай календаре
13 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+4˚, көндез +3..+8˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Тулган ай.
Бернәрсә дә чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Рассада өчен туфрак һәм контейнерлар әзерләргә була. Шытымнарны сирәкләргә, рассада савытларындагы туфракны йомшартырга була.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/13-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare1325-5871665
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев