Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

7 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

  7 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көндез урыны белән яңгыр ява. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көнчыгыш районнарда урыны белән +8˚, көндез +7..+12˚, көнчыгыш һәм көньяк районнарда +18˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Корыга чыдам һәм декоратив үрмә үсемлекләр утырту өчен уңай вакыт. Күпьеллык суган түтәлләрен һәм узган елгы петрушканы пленка белән каплап куярга була.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/6-7-aprelga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5872139

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/closeup-shot-virginia-pine_19538355.htm#fromView=search&page=1&position=6&uuid=86b78054-185d-4a4a-802e-0e31d377de39&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев