Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

9 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

  9 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 метр, 15-20 метр тизлектә, кайбер районнарда 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..+4˚, көнчыгыш районнарда +8˚, көндез +5..+10˚ градус. Төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Үсүче ай, ай Кыз йолдызлыгында.

Бу вакытта, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләрдән кала, бернәрсә дә утыртмау яхшырак. Баштарак утыртылган чәчәкләрне сирәкләргә була. Агач-куакларга корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы дарулар сиптерергә кирәк. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/9-aprelga-hava-torysy-ham-ai-kalendare925-5872189

Фото: Лейла Шигабеева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев