ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
14 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.
14 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез +7..+12˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Тулган ай.
Бернәрсә дә чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән нинди дә булса эш башкарырга киңәш ителми. Шытымнарны сирәгәйтергә, туфракны йомшартырга, чүп-чар җыярга, түтәлләр әзерләргә һәм үсемлекләр белән турыдан-туры бәйле булмаган башка эшләр башкарырга ярый.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/13-14-aprelga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5872254
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев