Һава торышы һәм ай календаре
15 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.
15 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнбатыштан төнлә 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, көнчыгыш районнарда -4˚, көндез +12..+17˚ градус.
Кимүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.
Бүлмәдә үсә торган үсемлекләрне, рассаданы сугару, ашлау. Рассаданы аерып утырту өчен уңай вакыт. Кура җиләге, карлыган, крыжовник, зелпе, миләш, шулай ук роза утырту өчен уңай көн. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/15-aprelga-hava-torysy-ham-ai-kalendare1525-5872294
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев