ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
30 майга һава торышы һәм ай календаре.
30 майда Татарстанда бераз болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көнбатыш районнарда +17˚, көндез +27..+32˚ градус.
Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Корыга чыдам чәчәкләр утырту, рассадаларын аерып утырту өчен уңай вакыт. Туфракны эшкәртергә, шытымнарны сирәкләргә була. Бу көннәрдә җыелган дару үләннәренең дәвалау үзлекләре бик югары була.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/30-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare3025-5873271
Фото: Лейла Шигабеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев