Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

24 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

24 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан исә, секундына 2-7 метр тизлектә, көндез – 5-10 метр. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез +18..+23 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Түтәлдә чүпләрне утарга, яшелчәләрне сирәкләргә уңайлы вакыт. Томатның һәм борычның ян сабакларын алырга, шулай ук кыяр, кабак һәм кавынның «мыеклар»ын кисәргә мөмкин. Кыяр, ташкабак һәм томатларның саргайган яфракларын алырга. Бакча җиләгенең кирәкмәгән «мыек»ларын өзәргә. Җиләк-җимеш агачларының артык үсентеләрен кисәргә була. Ләлә, гиацинт һ.б. чәчәкләрнең суганчарын казып алырга кирәк.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/24-iyunga-hava-torysy-ham-ai-kalendarer-5873740

Фото: Лейла Шигабеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев