ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
27 июньдә һава торышы һәм ай календаре.
27 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә бераз яңгыр, томан көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер районнарда яшен булырга һәм боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгыш юнәлешен алачак, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, яшен вакытында урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +16..+21 градус фаразлана.
Яңа ай.
Бүген нәрсәдер утыртырга һәм күчерергә киңәш ителми. Барлык хуҗалык эшләре мөмкин. Туфрак белән бәйле эшләрне башкарырга, агачларны һәм куакларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә була.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/27-iyunda-hava-torysy-ham-ai-kalendare
Фото:Лейла Шигабеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев