Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

8 июльгә һава торышы һәм ай календаре.

8 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 14 метрга кадәр булырга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез +25..+30 градус була.

Үсүче ай. Укчы йолдызлыгында.

Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары сибәргә, шулай ук авыруларга һәм корткычларга каршы препаратлар кулланырга. Җиләк-җимеш бирә торган культураларга фосфор-калий ашламасы сибәргә. Җимеш бирә торган һәм декоратив культураларга прививка ясарга. Чәчәкле культураларны гөмбә авыруларына каршы эшкәртергә. Кыяр, томат, ташкабак, патиссон һәм башка өлгергән яшелчәләрне җыярга һәм эшкәртергә. Бакча җиләгенең мыекларын тамырландырырга. Күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга була.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/8-iyulga-hava-torysy-ham-ai-kalendare56-5874040

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/closeup-shot-thermometer-beach-sand_10073858.htm#fromView=search&page=1&position=0&uuid=53490cc1-b50d-49ce-8b0b-a31b0a7cf567&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев